«Әкият өчен матур төсле буяулар сайлап ал» («Радужные краски подбери для сказки») рәсем бәйгесе (6+)

19 гыйнвар көнне, бөек мәсәлче И.А.Крылов юбилее уңаеннан, 8 нче санлы балалар китапханәсе «Art Point» иҗат студиясе белән берлектә, шәһәрнең 21 нче гомумбелем бирү мәктәбендә «Әкият өчен матур төсле буяулар сайлап ал» («Радужные краски  подбери для сказки») дип исемләнгән рәсем бәйгесе оештырды.

1
4
2
3
5

Әлеге чарага «Китапта кунакта» ял көне клубы әгъзалары һәм башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Очрашу И.А.Крыловның тормышындагы кызыклы фактларны искә төшерү белән башланып китте. Мәсәлнең исеме, аның геройлары белән танышканнан соң, автор, вакыйгаларны кайсы якка борып җибәреп, шаккатырырга мөмкин икәнлеген балалар белергә тырышты, шунысы кызык, күбесенчә алар хаклы булып чыкты.

Студия укытучылары ярдәмендә укучылар мәсәл геройларын үзләре күзаллаганча сурәткә төшерде. Алар хыялларын чынбарлык белән кушып, чын-чынлап иҗат итте.  Балалар ясаган рәсемнәр ачык, матур төстәге буяулары белән сокландырды. Күп кенә иҗат эшләре үзенчәлекле булуы белән игътибарны үзенә җәлеп итте.

Җиңүчеләргә китапханәбез исеменнән дипломнар тапшырылды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: