«Китаплы балачак илендә»: язучы белән очрашу (6+)

Белгәнебезчә, теләсә кайсы китап язучыдан башлана. Аның уй-хыяллары, хис-кичерешләре безне моңаерга, шатланырга, фикерләргә, уйланырга мәҗбүр итә. Ә инде язучының шәхсән үзе белән очрашырга, үз уйларын һәм хыялларын җанландыра белүче кеше белән танышырга мөмкинлек булу безнең өчен бер бәйрәм. 

встреча с писателем
IMG_1124
IMG_1122
IMG_1135
IMG_1119
IMG_1127
IMG_1121

13 апрель көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә яшь китап сөючеләр өчен шундый бер кызыклы кеше, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Маннур, А.Алиш, Ш.Галиев исемендәге премияләр лауреаты Алмаз Гыймадиев белән танышырга һәм аралашырга мөмкинлек тудырылды. Очрашу гаҗәеп җылы аралашу рухында узды. Чара кунаклары Алмаз Гыймадиевның үз иҗаты турында сөйләвен зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңлады, сораулар яудырды. Укучыларыбызны авторның кайда тууы һәм укуы, яраткан авторы һәм китабы, яраткан шөгыле, беренче китабының басылып чыгу тарихы, шигырь язып караганмы икәне, ялларын кайда уздыруы, әсәрләрендәге геройларының протиплары, сюжетның ничек тууы һәм китапны язуга күпме вакыт китүе, кулдан язамы яки компьютерда басамы икәне – барысы да кызыксындырды. Ә әдәбиятчылар исә үз иҗат җимешләрен бастырып чыгару өчен кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында сорашты. 
Алмаз Гыймадиев – бик мөлаем, дәрманы ташып торган, яхшы күңелле һәм ярдәмчел кеше, ул үз укучыларын ярата.  
Зал тутырып җыелган әдәбият сөючеләр әлеге матур очрашу өчен язучыга рәхмәт белдерде, аның китапларының бер тында бик җиңел укылуын, өмет уятуын, дәртләндерүен һәм хыялланырга, ышанычны югалтмаска ярдәм итүен билгеләп үтте. Кунагыбыз, үз чиратында, китапханәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: