Китапханәдә Фаил Ислам истәлегенә багышланган музыкаль-әдәби кичә үтте (6+)

20 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә «Көмеш кыңгырау» газетасы һәм әдәбият тарихы музее белән берлектә «Гомер – ташкын, акса, әйдә аксын…» исемле рәссам-бизәүче Фаил Ислам истәлегенә багышланган музыкаль-әдәби кичә үтте.

Гомер ташкын..
IMG_1199
IMG_1191
IMG_1194
IMG_1195
IMG_1200
IMG_1210
IMG_1214
IMG_1220
IMG_1224
IMG_1231
IMG_1236
IMG_1267
IMG_1244
IMG_1253
IMG_1262

Чара дәвамында Фаил Раиф улының иҗаты белән танышырга мөмкинлек туды. Сәнгать бүлеге тулысы белән Фаил Исламның рәсемнәре, танылган шәхесләрнең автор тарафыннан төрле кичәләрдә төшерелгән фотосурәтләре, портретлар, кызыклы шаржлар һәм башка иҗади эшләре белән бизәлүе тамашачылар күңеленә хуш килде.

Рәссамның каләмдәшләре: Г.Тукай премиясе лауреаты, язучы Факил Сафин Фаил белән эшләү вакытында килеп чыккан төрледән-төрле кызыклы истәлекләре белән уртаклашты, «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Ризида Гасыймова, аның таләпчән, үз эшенең остасы булуын ассызыклап үтте. Шагыйрь, «Мәйдан» журналы хезмәткәре Айрат Суфиянов Фаил Исламның үлеменнән соң, аңа багышлап язган шигырен укучыларга җиткерде. Шәһәребез язучылары Галиәхмәт Шаһи, Зөләйха Минһаҗева, Зимфира Исламова, Мансур Сафин, Рушания Гыйләҗевалар рәссам кулы белән бизәлгән китаплары хакында, дулкынландыргыч хатирәләрен яңарттылар. Якташы, укытучысы Зәбир Хәлимов, аның балачактан ук киң кырлы шәхес булып аерылып торуын искәртеп үтте. Чарада газета хезмәткәре, яшь, талантлы Гөлинә Гусамова башкаруында җыр яңгырады.

Кичә дәвамында тамашачыларның Фаил Ислам башкаруында видеоязма, һәм аның җырлавын тыңлап үтү мөмкинчелеге булды.

Фаил Исламовның мирасын саклап, яшәтеп торучы хатыны Рушания, кызлары Гөлнара, Зөлфияләрнең әдәби очрашуда катнашулары сөендерде. Алар тамашачыларга үзләренең фикерләрен, теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Тыйнак, җыйнак, итагатьле, бай күңелле, хикмәтле кеше Фаил Исламның кичәсе да нәкъ аныңча үтте.

Кичәдән видеоязмалар:

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: