Һөнәрләр калейдоскобы (6+)

Үзәк балалар китапханәсендә 22 һәм 23 август көннәрендә WorldSkills һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты хөрмәтенә эшче һөнәрләр көннәре үткәрелде. Анда китап сөючеләрне күргәзмәләр, викториналар, уеннар һәм күңелле бәйгеләр каршы алды.

20190822_122258
SAM_3180
SAM_3219
SAM_3238
SAM_3252
SAM_3256

Урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен «Дөньяда һөнәрләр аз түгел» исемле китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Балалар китаплар белән танышып кына калмады, ә сорау билгеләре формасында ясалган һөнәрне тану буенча биремнәр дә үтәде. Викторина сорауларына җавап биреп, укучылар логист, веб-мастер, маркетолог, имиджмейкер кебек яңа төрле һөнәрләр турында белде. Кечерәк яшьтәгеләр исә «Үскәч кем булырга телим?» дип аталган стендка киләчәктә үзләре сайларга теләгән һөнәр исемен беркетте. Китапханәгә килгән һәр укучы «Китап геройлары һөнәрен бел», «Сорау-җавап», «Иң-иң» викториналарында һәм «Мәкальне дәвам ит» бәйгесендә катнаша алды.

Өлкәннәр өчен «Һөнәр кешеләре китап битләрендә» исемле тематик тупланма әзерләнде. Анда төрле һөнәр кешеләре турында нәфис әдәбият тәкъдим ителде. Китапханәнең уку залында «Мин һөнәр сайлыйм» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда китаплар белән бергә, WorldSkills 2019 халыкара ярышларына багышланган вакытлы матбугат материаллары да бар иде. Өлкән сыйныф укучылары һөнәр сайлау мәсьәләсен чагылдырган әдәбият һәм илебезнең уку йортлары белешмәлекләре белән танышты. Аларны аеруча заманча һөнәрләр турында мәгълүмат кызыксындырды. Яшь китап сөючеләр өчен уку залында һөнәрләр турында мультфильмнар күрсәтелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: