«Күңелдә язлар кабатлана»: шагыйрә Клара Булатова белән очрашу (0+)

Шәһәребез тормышы мәдәни чараларга бик бай. Танылган артистлар һәм язучылар белән очрашулар исә яхшы бер традициягә әйләнде. Бу көннәрдә чаллылар өчен онытылмас тагын бер чара узды. Шәһәр үзәк китапханәсендә һәм 4 нче урта мәктәптә 2015 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты булган Клара Гариф кызы Булатова белән очрашу кичәсе үтте.

IMG-20210415-WA0009
IMG-20210415-WA0007
IMG-20210415-WA0011
IMG-20210415-WA0008

Күп еллар дәвамында Татарстанның хатын-кыз шагыйрәләре исемлеге башында торган, халкыбызның яраткан һәм хөрмәтле шагыйрәсенең исеме һәм иҗаты белән таныш булмаган кеше татарлар арасында юктыр. Чарада Клара Булатованың дуслары катнашты, алар шагыйрәгә багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыды, истәлекләре белән уртаклашты, автор сүзләренә язылган җырлар башкарды.
Хөрмәтле кунагыбызның чыгышы кичәне тагын да җанландырды. Ул җыелганнарга үз әсәрләрен укыды, аларны үз тормышындагы кызыклы вакыйгалар белән таныштырды. Клара Гариф кызы үз иҗаты турында сөйләде, ә укучылар сәнгатьле итеп аның шигырьләрен укыды. Әлбәттә, очрашуда катнашучыларның һәрберсе күңелләре өчен рухи азык туплады һәм зур канәгатьлек хисе кичерде. 
Шулай ук чарага килүчеләр шагыйрәнең иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән танышты һәм алган китапларына күптән хыялланган автографны ала алды. Барысы да Клара апаның әле дә сафта булуына һәм энергиясе тулып торуына сөенеп таралышты. Халыкка хезмәт иткән, 50дән артык китап авторы Клара Булатова, һичшиксез, зур ихтирамга лаек. Без аларга ныклы сәламәтлек телибез һәм түземсезлек белән яңа очрашулар көтеп калабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: