«Чорлар аша Сөембикә дәшә» тарихи кичәсе (12+)

28 апрель көнне 12 нче татар китапханәсе мәктәп укучылары өчен «Чорлар аша Сөембикә дәшә» дип аталган тарихи кичә уздырды.

ж
фото 3
Фото 1
фото 2

Сөембикә – Ислам тарихында ил белән идарә иткән беренче мөселман хатын-кызларның берсе.Ул – татар халкының йөзек кашы, сөекле кызы, ихлас горурлыгы, шул ук вакытта йөрәгенең төзәлмәс ярасы да. Ул – милләт аналарына, бик күп татар хатын-кызларына хас гүзәл сыйфатларны, күңел нурларын үзенә җыеп алган шәхес.  Күп кенә язучыларыбыз, Сөембикә исемен мәңгеләштереп, тарихи әсәрләр, поэмалар, шигырьләр ижат иткән. Әдәбият белеме галимнәре, тарихчылар яңадан яңа китаплар, мәкаләләр язып тора. Сөембикә образы бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый.

Кичәдә укучылар Казан ханлыгының бөек ханбикәсе – Сөембикә турында, аның аянычлы язмышы хакында бик күп мәгълумат алдылар, аңа багышлап язылган әсәрләр, Казанның архитектура һәйкәле – Сөембикә манарасы белән таныштылар, Сөембикә турында риваятьләр тыңладылар. Кичә электрон презентация белән үрелеп барды. Кичә ахырында укучылар Сөембикәгә багышланган бәетне тыңладылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: