«Тәхеттә утырган мәңгелек эшче…» Тарихи викторина (12+)

13 һәм 14 мартларда 24 нче санлы китапханә Яр Чаллы политехника көллияте студентлары һәм өлкән сыйныф укучылары өчен «Тәхеттә утырган мәңгелек эшче…» дип аталган тарихи викторина үткәрде.

SAM_5415
SAM_5417

Россия дәүләтенә дан-шөһрәт китергән күренекле тарихи әһелләр арасында Бөек Петр исеме беренче рәттә тора. Безнең тарихи чарабыз да әлеге шәхескә багышланды. Слайд-викторинага Петр I образының М. Ломоносов, А.С. Пушкин, А. Толстой һәм танылган рус рәссамнары әсәрләрендә чагылышына кагылышлы сораулар кертелде. Укучылар Петр I хакимлек иткән елларда Россия тормышының төрле өлкәләрендә башланган үзгәртеп коруларны искә төшерде. Петрның гаиләсе, дуслары-көрәштәшләре һәм Казанга килүе турындагы фактлар катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты..

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: