«Китаплы җәй серләре» Уен программасы (6+)

Җәйге каникуллар чорында 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге мәктәп яны лагерьлары балалары өчен «Китаплы җәй серләре» исемле уен программасы уздырды.

IMG_4388
IMG_4394
IMG_4408

Балалар китапханәче белән бергә «җәй буенча сәяхәт»кә кузгалды, төрле станцияләрдә файдалы тукталышлар ясады. «Әкияти хәбәрләр» станциясендә балалар бик тырышып кайсы китап геройларының газетада белдерү бастырып чыгаруы турындагы сорауларга җавап бирде. Киләсе станциядә укучылар, табышмаклар чишеп, үзләренең тапкырлыкларын һәм зирәклекләрен күрсәтте. Аннан соң балалар бик шатланып Көлсылуга борчак һәм фасольне аерырга ярдәм итте, «кеше яшәми торган утраулар»ны җанландырды – һава шарларына утырган кешеләр ясады, пазл-рәсемнәрне җыйды, шулай ук, кул белән капшап, тартмадагы тылсымлы әйберләрне ачыклады. «Сәламәт» станциясе балаларны «Витаминнар» уен-эстафетасы белән каршы алды. Каршылыкларны әйләнеп узып, һәр катнашучы витамин салынган кашыкны финишка алып килеп җиткерергә тиеш булды. «Туристлар» станциясендә исә балалар зур кызыксыну белән поход өчен кирәкле әйберләрне рюкзакка тутырды. Чара барышында балалар күңелле ярыш, тапкырлык һәм зирәклек рухындагы атмосферага чумды. Чарада катнашучыларның барысы да уңай тәэсирләр алып, тагын да яхшырак күңелле һәм акыллырак булып кайтып китте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: