«Татарстан шәһәрләре буйлап» Уен-сәяхәт (12+)
27
Август 2019
Сишәмбе
26 август көнне 23 нче санлы китапханәдә киң даирә укучылар өчен Республика көненә багышланган «Татарстан шәһәрләре буйлап» исемле уен-сәяхәт үтте. Татарстанда ничә шәһәр бар, арада иң яше кайсы? Әлифба музее, Кыш Бабай резиденциясе һәм Чернушка кушаматлы космонавт эткә һәйкәл кайда урнашкан? Уен барышында катнашучылар менә шундый сорауларга җавап эзләп тапты, Татарстанның гадәти булмаган күренекле урыннары белән танышты, Республикабыз шәһәрләренең тугралары турында мәгълүмат алды. Балалар игътибарына «Татарстан шәһәрләре буйлап» дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара азагында укучылар «Үз шәһәрегез турында ниләр беләсез?» викторинасы сорауларына җавап биреп, белемнәрен сынап карады.
|