«Әкият кунаклары» Мультфильмнар сәгате (6+)
10, 11 һәм 14 июнь көннәрендә 5 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагере балалары өчен «Әкият кунаклары» исемле мультфильмнар сәгате узды. Китапханә хезмәткәрләре балаларны гаҗәеп Мульти-Пульти иленә кунакка чакырды. Чара дәвамында телевидение программалары арасында иң популяры мультфильмнар икәнлегенә инандык. Иң популяр мультфильмнар бәйгесендә катнашучылар танылган персонажлар Винни-Пух, Дюймовочка, Попугай Кеша, Маугли, Простоквашино һәм әкияти Теремкәйдә яшәүчеләрнең гыйбарәләрен искә төшерделәр. «Маша һәм Медведь» мультсериалы буенча викторина балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Бәйге балаларның тату рәвештә бергәләп караокеда Машаның җырларын башкару белән тәмамланды. Аларга әле яхшы итеп укый белмәүче, әмма ул җырларның текстын белүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар да кушылды. Чара азагында барысы да яраткан мультфильмнары мотивлары буенча төзелгән «Музыкаль мультпарад» исемле интерактив уенда катнашты. |