Фольклорный вечер «Әниләрдә безнең юл башы»(12+)

12нче китапханә хезмәткәрләре «Милли бәйрәмнәр» шәһәр проекты кысаларында «Әниләрдә безнең юл башы» исемле фольклор кичәсе үткәрде. Чара урта мәктәп яшендәге китап укучылар өчен Әниләр көне уңаеннан үткәрелде һәм баланың тууы белән бәйле татар йолаларына багышланды: исем кушу, яңа туган баланың табыны (бәби ашы, бәби туе), яңа туган баланың мунчасы (бәби мунчасы) һ.б.ш. Шулай ук балалар сабыйны тирбәтеп йоклату өчен махсус эшләнгән асма ятак яки йоклау урыны бишекнең төрләре белән таныштылар, бишекне ясау һәм бизәү, беренче тапкыр урнаштыру һәм селкетү белән бәйле тыюлар турында белделәр.

прпооппп
13
3
4
5
7
8
10
малпп

Кичә барышында мәктәп укучылары башкаруында шигырьләр һәм бишек җырлары, курай моңнары яңгырады. Татар бишеге, милли кием, татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре сурәтләнгән электрон презентация күрсәтелде. «Милли тәрбия нигезләре» исемле тематик китап күргәзмәсе әзерләнде, анда татар балалар фольклоры үрнәкләре тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: