Чаллыда «Ышаныч формуласы» дип аталган фәнни фестиваль узачак (6+)

2019 елның 13 июлендә Җиңү паркында бөтен гаилә өчен «Ышаныч формуласы» исемле фәнни фестиваль үткәреләчәк.

Ата-аналар һәм балаларга, командаларга берләшеп, биология, тел белеме, психология, география, логика, сәнгать, генеалогия, әдәбият, физика һәм хәтта космонавтика өлкәләре буенча 11 сынауны узарга туры киләчәк.  Команданың уңышка ирешүе аның бердәмлегенә һәм катнашучыларның бер-берсенә ышаныч белән каравына бәйле булачак. Һәр биремнән соң команда нинди дә булса элементка ия булачак һәм ахырда аларның саны 11 гә тулса, «ышаныч формуласы» төзелгән дип саналачак. Иң алдан җыйган команда җиңүче булачак!

Фәнни фестивальдә беренчелекне яулаучыларны призлар көтә, ә катнашучыларның барысына да истәлекле сувенирлар тапшырылачак. Чара азагында катнашучылар үзләренең рәсемнәрен уртак паннода калдыра ала, анда «ышаныч формуласы» барлыкка киләчәк.

Беренче этап – 12:00, икенчесе 14:00 сәгатьтә башлана. Алдан язылып кую таләп ителми.

Әлеге проектны Авыр тормыш шартларында калган балаларны яклау фонды оештыра. Аның тарафыннан гомумроссия балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен ышаныч телефоны 8-800-2000-122 кертелгән иде. Мондый фестивальләр агымдагы елның май ахырында старт алды һәм Ставрополь, Владимир, Иркутск, Санкт-Петербург, Красноярск, Чита, Екатеринбург, Саратов шәһәрләрендә булып узды инде. Яр Чаллы исә фестиваль үтәчәк соңгы шәһәр буларак сайлап алынды, дип хәбәр итә Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: