«Пушкин юлларын укыйбыз» фестивале (6+)

2011 елдан башлап ел саен 6 июнь көнне илебез Пушкин һәм Рус теле көнен бәйрәм итә. 6 нчы санлы китапханә дә бу чарадан читтә кала алмады, чөнки быел без Александр Сергеевич Пушкинның 220 еллыгын билгеләп үтәбез.

Пушкин һәм аның иҗатына мәхәббәт безне балачактан озата бара. Бу бөек шагыйрьгә карата булган мәхәббәт кенә түгел. Бу үз халкыңа мәхәббәт. Россияне Пушкинсыз күзалдына китерү мөмкин түгел. Аның әсәрләре барлык буыннарны, диннәрне, милләтләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә.

Шишкин бульварындагы фестиваль киң колач белән үтте һәм шагыйрьне сөюче төрле буын вәкилләрен берләштерде.

DSCN1284
DSCN1290
DSCN1282
DSCN1231
DSCN1229
DSCN1197
DSCN1342
DSCN1294
DSCN1335
DSCN1303
DSCN1328
DSCN1317
DSCN1289
DSCN1305

Балалар бик кызыксынып А.С.Пушкин әкиятләре буенча төзелгән «Анда могҗизалар…» исемле әкияти лотоны уйнады. Катнашучылар үз җавапларын үзләре яттан белгән әкият юллары белән раслады.

Пушкинның әкиятләр дөньясы бөек һәм күптөрле: Салтан патша һәм Додон патша, аккош патшабикә һәм алтын балык, кыю Елисей һәм хәйләкәр эшче Балда…  Барлык Пушкин геройларын искә төшерергә безгә «Монда кем булды һәм нәрсәсен онытып калдырды» уен программасы ярдәм итте. Анда А.С.Пушкин әкиятләрендә очрый торган әйберләр тәкъдим ителде. Мәсәлән, җеп йомгагы, ук, бау, челтәр, алма.  Балалар актив рәвештә әлеге әйберләр булган әкиятләрне искә төшерде.

«Мичкә эчендә сораулар» викторинасы да А.С.Пушкин әсәрләре буенча сораулардан торды, монда яраткан әкиятләренең сюжетын белүләре тикшерелде. Балалар һәм ата-аналар, әбиләр һәм бабайлар – барысы да үз белемнәрен сынап карый алды.

Интеллект-шоуга китапханә хезмәткәрләре тарафыннан картоннан «Шагыйрьнең яраткан алма бәлеше»  әзерләнде. Аның һәр кисәге – сорау, табышмак, нинди дә булса предмет. Пирог балаларның күңеленә аеруча хуш килде, алар кисәкләрне эчендә ни бар икән дигән зур кызыксыну белән ачты.

«Тылсымлы Пушкин илендә» китап күргәзмәсе фестиваль кунаклары алдында бөек шагыйрь иҗатының күптөрлелеген ачып салды. Китап сөючеләр буккроссингта катнашып, өй китапханәләрен тулыландыра алды. Пушкин чоры атрибутикасы белән фотога төшәргә теләүчеләр өчен фотозона урнаштырылды. Анда керү өчен бөек шагыйрьнең шигырьләрен укырга кирәк иде.

Флешмобта фестивальнең барлык кунаклары бергәләп Пушкинны укыды.

Әлбәттә инде, безнең фестивальләр шигырь укусыз үтә алмый. «Шигъри аһәң мәңге тынмас» шигырь укучылар бәйгесе күпләрдә кызыксыну уятты, мәктәпкәчә яшьтәге балалар да, укучылар да, студентлар да, өлкәннәр дә катнашты. Алар барысы да – А.С.Пушкин шигъриятен сөючеләр.

Бәйгедә 1 нче урынны – 74 нче санлы «Айсылу» балалар бакчасына йөрүче Минһаҗетдинова Әмирә; 2 нче урынны – 52 нче санлы «Сказка» балалар бакчасыннан Сәгъдиева Диләрә; 3 нче урынны 97 нче санлы «Пчелка» балалар бакчасыннан Воронина София алды.

Концерт номерлары фестивальне тагын да ямьләндерде.

Бәйрәм балаларга һәм өлкәннәргә матур кичерешләр, яхшы кәеф, шатлык һәм сөенечләр бүләк итте. Уеннар, викториналар, бөек шагыйрьнең яраткан шигырьләрен уку – барысы да аның кабатланмас талантына гимн буларак яңгырады, тагын бер кат халыкның аңа карата мәхәббәтен күрсәтте!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: