Хәтерләүләр миңа хәтәр сагыш

70 нче тапкыр туган җиребезгә шау чәчәкле, сандугачлы тыныч яз килде. Дәһшәтле сугыш еллары бездән  ерагая бара, ләкин батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре  җыр-дастаннарга кереп кала. Батырлар арасында безнең якташыбыз  Советлар Союзы Герое Нурмый Шәрипов та бар. Разведка взводы командиры гвардия сержанты Н. Шәрипов Украинаны азат итүдә катнаша, беренче төркем белән Днепрны кичә, дошман оборонасын өзеп, Львов шәһәренә барып җитә. 1944 елның 27 июлендә сержант Шәрипов Перемышль (Польша) шәһәрен алуда батырлык күрсәтә. Разведчиклар төркеме «тел» белән кире кайтканда, аның ике аягы да яралана. Иптәшләрен уттан саклау өчен, Шәрипов, кулга төшергән дошман пулеметыннан соңгы патроннарына кадәр атканнан соң, янындагы дошманнарны һәм үзен граната белән шартлата. 22нче апрельдә 12нче санлы татар китапханәсендә үткән кичәдә аның бертуган әнесе Фалих абый Шәрипов һәм сугыш чоры  балалары Г.Акыш исемендәге лицей, 26, 29 нчы гимназия һәм 60 нчы мәктәп укучылары һәм укытучылары белән очрашты. Фалих абый Шәрипов аларга абыйсы турында истәлекләрен сөйләде. Укучылар сугыш темасына багышланган шигырьләр һәм  Гали Хуҗиевның Нурмый Шәриповка багышланган “Яу күрке” поэмасыннан өзекләр укыды. Видеотасмадан Геройның туган авылына, Теләнче-Тамак мәктәбендәге музеена багышланган тапшыру күрсәтелде. Сугыш чоры баласы Зарипов Рубис абый сугышта хәбәрсез югалган әтисенә багышлап язган җырын башкарды, күңелендәге хатирәләрен яңартты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: