«Су – яшәү чыганагы» экологик сәгате (6+)

25 сентябрь көнне 12 нче санлы китапханәдә экологик сәгать үтте. Китапханәче балаларга кеше тормышында суның роле, шулай ук су турында иң гаҗәеп һәм кызыклы фактларны сөйләде. Диңгезләр һәм океаннар, су асты елгалары, сулыкларда яшәүче балыклар һәм җәнлекләр турында сүз барды. Чыгыш презентация белән үрелеп барды, укучылар аның аша нәрсә ул су, суның халәтләре һәм үзлекләре, табигатьтә су әйләнеше турында мәгълүмат алды.

Главное фото 3

Балалар судагы үсемлекләр һәм хайваннар белән танышты, суны ничек саклап торырга һәм сулыкларны пычранудан ничек сакларга кирәклеге турында фикер алышты. Чара барышында яшь китап сөючеләр су турында мәкаль-әйтемнәрне искә төәерде, викторина сорауларына җавап бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: