«Киләчәк китапханәсе. Китапханә киңлеген бизәү. Идеяләр һәм аларны тормышка ашыру» дизайн-проекты (6+)
Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе 5 апрельдән 8 апрельгә кадәр «Киләчәк китапханәсе. Китапханә киңлеген бизәү. Идеяләр һәм аларны тормышка ашыру» дизайн-проектын тормышка ашыра. Проект кысаларында Республика яшүсмерләр китапханәсе белән берлектә «Модель китапханәләр. Дизайнер, рәссам, әдәбиятчы карашы» дип аталган онлайн-түгәрәк өстәл узачак. Анда «Киләчәк китапханәсе булдырабыз» арт-киңлеге эшләячәк, дизайнер Дарья Янукович «Кызыклы архитектура» мастер-классы уздырачак, LIBRARY PLANET чара кунакларын «Дөньяның иң яхшы китапханәләре» белән таныштырачак. Барыгызны да дизайн-проектта катнашырга чакырабыз! |