24 нче санлы китапханәдә Ачык ишекләр көне (0+)

27 май, Бөтенроссия китапханәләр көне һәм Ачык ишекләо көне кысаларында, 24 нче санлы китапханәдә төрле мавыктыргыч чаралар узды. 

дод
photo1653642047
photo1653642063
photo1653642039
photo1653642055
photo1653642038
photo1653642029

Яшь китап сөючеләрне китапханә дәресенә чакырдылар, анда укучыларга танылган балалар язучылары В. Драгунский, Е. Шварц, Э. Успенский, А. Линдгрен һ.б.ларның китаплары тәкъдим ителде. Балалар укулар вакытында һәм мәктәп каникуллары чорында әдәби геройлар белән килеп чыккан мавыктыргыч хәлләр, вакыйгалар белән танышты. Экранда күрсәтелгән өзекләр әдәби әсәрләргә матур иллюстрацияләр хезмәтен үтәде. Күргәзмәләр исә китапханәнең китап фонды байлыгын күрсәтте.

Чаллы педагогия көллияте студентлары «Россия исеме – Петр I» викторинасында һәм «Петр I Казанда» тарихи сәгатендә катнашты. 1722 елның 27 маенда Казан, туплар аттырып һәм чаң сугып, Россия императоры Петр I не каршы ала. Студентлар озын буйлы кунакның Казан губернасы башкаласында булган көннәре, аның Болгарга баруы, сәүдәгәр Иван Михляевның император хөрмәтенә изге Петр һәм Павел чиркәвен төзүе турында мәгълүматлар алды.

Белла Ахмадуллина иҗаты буенча «Миндә шигърият уяна» дигән шигърият сәгате укучыларны шагыйрәнең тормышында булган кызыклы фактлар белән таныштырып кына калмады, ә күңел, йөрәк белән аның шигъри дөньясының үзенчәлеген, моңын һәм тылсымын тоярга мөмкинлек бирде.  

Балалар китапханә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: