Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Тукай әсәрләрен уку буенча онлайн чемпионатка чакыра (12+)
26
Апрель 2021
Дүшәмбе
Чемпионат кагыйдәләре гади – бәйгедә катнашучылар әзерлексез бер минут дәвамында рус һәм татар телләрендә Габдулла Тукай китабыннан тәкъдим ителгән өзекне (проза яки шигырь) кычкырып укый. Тукай Г. Яз фәйтуны: шигырьләр, балалар өчен шигырьләр, әкиятләр = Фаэтон весны: стихотворения, стихи для детей, сказки. – Москва: ООО «МАГИ «Из века в век». – Казань: Татар.кн.изд-во, 2011. – 400 с.: ил. Чемпионатны үткәрү форматы – Zoom программасында конференция. Катнашу түләүсез! Чемпионатта катнашучыларга таләпләр белән Нигезләмәдә танышырга мөмкин. Катнашу өчен гаризалар 20 апрельгә кадәр библиотека-челны.рф сайтында кабул ителә.
|