«Татар зыялылары» китабы буенча китап  укучылар конференциясе (12+)

16нчы март көнне 12нче татар китапханәсе уртача яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Татар зыялылары» китабы буенча китап укучылар конференциясе үткәрде.

6
3
5
2
4
1

Бу китапта ХVIII-ХХ гасыр башында татар иҗтимагый тормышында һәм аның мәдәнияте тарихында зур роль уйнаган шәхесләр хакында очерклар тупланган. Татар җәмгыятендә башланып киткән яңарыш процесслары китапка кергән шәхесләрнең биографияләрендә киң чагылыш тапкан.

Конференциянең беренче бүлегендә укучылар гомум төрки-татар тарихын, Казан татарлары тарихын бербөтен итеп берләштергән, татар ханнарының югалган исемнәрен иң беренче булып санап чыккан бөек шәхес – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог Шиһабетдин Мәрҗанинең күптармаклы гыйльми эшчәнлегенә багышланган чыгышлар ясадылар.

Икенче бүлектә күренекле дин галиме, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог, җәдит ысулындагы атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен оештырган һәм шунда утыз биш елга якын мөдәррис булып торган Галимҗан Баруди турында күп мәгълүмат бирелде.

Өченче бүлектә укучылар татар халкының күренекле фикер иясе, дин әһеле, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог, язучы, журналист Ризаэддин Фәхреддинның татар халкының этногенезы һәм тарихы, мәгарифе һәм мәдәнияте, милли прогресс, дин һәм фән, ислам тәгълиматы, милли азатлык хәрәкәте һәм башка бик күп мәсьәләләргә карата  булган мирасы белән таныштылар.

Конференция азагында катнашучылар «Татар зыялылары» китабының укытучылар, югары сыйныф укучылары һәм, гомүмән, татар мәдәнияте белән кызыксынучылар өчен  бик файдалы булуы турында нәтиҗә ясадылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: