Китапханәдә КАМАЗ рәссам-бизәүчеләренең рәсем күргәзмәсе ачыла (6+)

15 сентябрь көнне 15.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсенең әдәби-сәнгать салонында КАМАЗ рәссам-бизәүчеләренең иҗат эшләре күргәзмәсе ачыла. Анда КАМАЗда элек эшләгән һәм хәзер хезмәт куючы бизәүче рәссамнар үз сәнгать әсәрләрен тәкъдим итәчәк.

Экспозициядә барлыгы илледән артык эшне күреп булачак. Кургәзмә ачылу тантанасында танылган камазлылар, рәссамнар, музыкантлар, шагыйрьләр чыгыш ясаячак. Күргәзмә сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Рәхим итегез!

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: