«Сандугачтай моңлы Тукай теле»: шигърият сәгате (0+)
«Сандугачтай моңлы Тукай теле» дигән шигърият сәгате 8 нче санлы китапханәнең «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проекты кысаларында оештырылды. Очрашу башында китапханәче балаларны бөек татар шагыйре Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Кечкенә Апушның ачы язмышлы балачагы яшь шигърият сөючеләрнең күңелләрен тетрәндерде. Аның «Су анасы» һәм «Шүрәле» әсәрләрен кычкырып уку балаларны туган як табигатенең матурлыгын күрә һәм саклый белергә, кылган гамәлләре өчен җавап бирергә, тапкырлык һәм белемлелеккә куанырга өйрәтүче әкиятләрнең тылсымлы хыял дөньясына алып кереп китте. |