«Минем яраткан төбәгем» Туган якны өйрәнү сәгате (6+)

IMG_20190828_122100
IMG_20190828_123818
IMG_0288

Якынлашып килүче Татарстан Республикасы көне уңаеннан, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Минем яраткан төбәгем» исемле туган якны өйрәнү сәгате узды.

Чара барышында яшь китап сөючеләр бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның төп символлары, Казан, Яр Чаллы шәһәрләре тарихыннан кызыклы фактлар, күренекле урыннар, республикабыз җирлегендә яшәүче халыкларның гореф-гадәт һәм йолалары белән танышты. Укучылар викторина сорауларына актив рәвештә җавап бирде һәм гамәли биремне үтәде. Аның буенча, төсле кәгазьдән тиешле төсләрне сайлап алып, Татарстан Республикасы байрагын җыйдылар.

Чара Татарстан Гимнын тыңлау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: