«Дәрсе гыйбрәттер театр» исемендәге очрашу кичәсе (12+)

20181109_112136
IMG-20181109-WA0020
IMG-20181109-WA0024

9нчы ноябрьдә 12нче санлы татар китапханәсе «Дәрсе гыйбрәттер театр» исемендә очрашу кичәсе уздырды. Бу чарада 54нче гимназиянең 11«а» сыйныфы укучылары катнашты. Эчтәлекле презентация ярдәмендә укучылар Чаллы татар драма театры тарихы, театрга нигез салган беренче артистлары, режиссерлары һәм күренекле драматурглары белән таныштылар. Бу кичәнең  күңелле өлеше Чаллы татар театры артисты Чулпан Арсланова белән очрашу булды. Чулпан Арсланова – Чаллы дәүләт татар драма театрының яшь артисты. Яшь булуына карамастан, театрда берсеннән – берсе матур образлар иҗат итеп, татар сәнгате үсешенә үзеннән өлеш керткән, тамашачылар  күңелендә үзенең урынын тапкан артистка.

Кичә барышында укучыларны артистка үзенең иҗаты, артист хезмәте, театрның серле дөньясы белән таныштырды һәм укучылар биргән  кызыклы сорауларга җавап бирде.  Чулпан Арсланова матур җырлавы, оста итеп пародияләр ясавы белән дә укучылар күңелен җәлеп итте.

Очрашу тәмамлангач та, укучылар артистканы җибәрергә ашыкмады. Алар Чулпан Арсланова  белән  фотога төштеләр, автографлар алдылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: