12 июнь көнне 10 нчы санлы китапханә ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында Россия көнен бәйрәм итүдә катнашты.
Китапханә хезмәткәрләре теләге булганнарга «Туган илебез – Россия» викторинасы сорауларына җавап бирергә тәкъдим итте. Ул «Мин Россия турында нәрсә беләм», «Мин үз илемнең гражданы», «Мәкальләр юкка әйтелми» кебек берничә өлештән торды. Викторина барышында бәйрәм кунаклары дәүләт символларын, бөтен дөнья буенча Россияне танытучы рәсми булмаган символлар – каен, матрешка, балалайка турында яхшы белүләрен күрсәтте. Шулай ук катнашучылар рус халык әкиятләрен, мәкальләрен искә төшерде һәм зур кызыксыну белән искергән гыйбарәләр һәм көнкүреш әйберләре кергән табышмакларны чиште.
Россия тарихы буенча басмалар тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Матур рәсемле китаплар чарага килүчеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|