17 нче санлы китапханә «Әкияттә – юбилей, әйдә без дә кушылыйк» республика акциясенә кушылды (6+)
2
Март 2022
Чәршәмбе
2 март көнне 17 нче санлы китапханә Бөтендөнья кычкырып укулар көне уңаеннан игълан ителгән «Әкияттә – юбилей, әйдә без дә кушылыйк» республика акциясенә кушылды. Китапханәчеләр чит ил юбиляр әкиятләрен кычкырып укулар, «Гаҗәеп әкиятләр» дигән китап күргәзмәсе оештырды. Башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә чара үткәрелде. Балалар бик теләп Шарль Перроның «Кот в сапогах», «Золушка», Гриммнарның «Белоснежка» әкиятләрен укыдылар. Акцияне оештыручы – Республика балалар китапханәсе (http://rdb.tatar/ru) |