13 нче санлы китапханә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акциясендә катнашты (6+)

Һәр елны 13 нче санлы китапханә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акцияcендә актив катнашты.
Шул дәһшәтле вакыйгаларның шаһитлары көннән-көн кими. Нәкъ менә китаплар безгә сугыш, кешеләр батырлыгы, шул заман авырлыкларын үз җилкәсендә татыган балалар турында белергә, шул хисләрне кичерергә ярдәм итә. 29 май көнне 13 нче санлы китапханә оештырган акциядә яшь чаллылылар катнашты. 
Чара башында Бөек Ватан сугышы турында китапларга күзәтү уздырылды. Шуннан соң балалар В.Катаевның «Сын полка», К. Симоновның «Сын Артиллериста» һәм С. Алексеевның «Рассказы о Великой Отечественной Войне» һ.б. әсәрләреннән өзекләрне укыды. Китапханәче А. Твардовскийның «В пилотке мальчик босоногий» шигырен укыды.

Поделиться: