Китапханәләр системасы «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивалендә катнашты (0+)

30 август көнне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көненә багышланган «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивалендә катнашты.

LksXlxnU-bo
IMG-20190902-WA0014
IMG-20190902-WA0013
IMG_20190830_121538
IMG-20190902-WA0012
IMG_20190830_121810
IMG_20190830_121656
IMG_20190830_121624
IMG_4031-30-08-19-02-46
j2pSAHl1c00

Сидоровка паркында «Китапханә шәһәрчеге»нең төрле мәйданчыклары эшләде. Бу чаллылылар һәм шәһәребез кунакларына ял итү һәм вакытларын файдалы итеп уздыру өчен менә дигән мөмкинлек булды.

Килүчеләр игътибарына «Горурлыгым минем – Татарстан!», «Татарстан, халкың сине ярата!», «Әдәби Чаллы» исемле туган якны өйрәнү китап күргәзмәләре һәм КАМАЗ төзелешенең 50 еллыгына багышланган китап инсталляциясе тәкъдим ителде.

Теләгән һәр кеше, Эрудитлар мәйданчыгында оештырылган интеллектуаль уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашып, туган як турында белемнәрен сынап карый алды. Балалар да, өлкәннәр дә бик теләп «Шәһәремне яхшы беләм һәм яратам» викторинасы сорауларына җавап бирде. Әлеге викторинада шәһәр мэры Н.Г.Мәһдиев тә актив катнашты. Мастер-классларга бай булган «Радуга идей» иҗади мәйданчыгы аеруча балаларның күңеленә хуш килде. Алар үз куллары белән матур һәм кабатланмас открыткалар, оригами техникасында кул эшләре ясарга өйрәнде.

Һәрвакыттагыча китап сөючеләр букроссингта катнаша алды һәм үзләренә уку өчен китап сайлап алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: