«Минем шәһәрем көне» Китапханә белән сәяхәт (6+)

8 август көнне үткәрелгән китапханә белән сәяхәттә катнашучылар үзләре өчен бик күп кызыклы мәгълүмат алды. Программа Шәһәр көне белән тәбрикләүдән башланды.

Бу көнне 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре ярдәмендә яшь китап сөючеләр, Автозавод районы буенча сәяхәт итеп, Яр Чаллының гаҗәеп якларын ача алды! Никадәр тарихи вакыйгалар һәм бөек шәхесләрнең исеме бәйләнгән безнең шәһәр белән! Экскурсия барышында балалар шәһәр урамнары тарихы һәм аның күренекле урыннары белән танышты, туган шәһәрләре турында тагын да ныграк белде. Алар берсеннән-берсе күңелле, шул ук вакытта зирәклек-тапкырлык сорый торган танып белү конкурсларында да катнашты.

Экскурсия вакытында балалар шәһәребезнең кайчандыр Түбән Кама буенда иң беренче ипи белән сәүдә итү үзәге булуы, Чулман елгасы буендагы иң эре пристаньның монда урнашуы һәм анда ерак илләрдән килүләре хакында белде. Андый «беренче» фактлар Чаллы тарихында җитәрлек – менә шундый кызыклы һәм үзенчәлекле тарихка ия шәһәр инде ул Чаллы!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: