«Дару үләннәре – сәламәтлек чыганагы» дигән китап күргәзмәсе янында әңгәмә (16+)

11 августта 12 нче санлы китапханә укучылар өчен «Дару үләннәре – сәламәтлек чыганагы» дигән китап күргәзмәсе янында әңгәмә уздырды. 

1754909989527
IMG_20250811_114105_500
IMG_20250811_125002_645
Укучылар дару үләннәренең шифалы үзлекләре, аларның күптөрлелеге, аларны җыю, саклау, киптерү һәм куллану кагыйдәләре белән танышты, юкка чыга баручы төрләре, Кызыл китапка кертелгән сирәк культуралар турында белде. Безнең бакча тирәләрендә үсүче дару үләннәренең үзлекләре турында сөйләнде — бу тырнак гөл (календула), тузганак, кычыткан, бака яфрагы һ.б.. Чарада катнашучылар чирләрне халык ысуллары, яхшы таныш булган һәм безнең җирлектә үсүче үләннәрдән кайнатмалар  һәм төнәтмәләр белән дәвалауның үз мисалларын китерде.                  
Китап күргәзмәсе укучыларга табигатьтә һәм кеше тормышында дару үләннәренең роле турында үз белемнәрен киңәйтергә һәм баетырга ярдәм итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: