«Әйдәгез, дуслашыйк!» әңгәмә-уены (6+)
1
Февраль 2024
Пәнҗешәмбе
30 гыйнвар көнне 16 нчы санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балалар өчен Чаллының юбиляр язучысы Факил Сафин иҗаты буенча «Әйдәгез, дуслашыйк!» дигән әңгәмә-уен үткәрде. Балалар игътибарына шагыйрьнең шук дусларның маҗаралары турында шигырьләре һәм әкиятләре тәкъдим ителде. Ф. Сафинның сүзен дә, көен дә үзе язган «Гүзәл төбәгем», «Туган телдә җырыбыз», «Кулчатыр» җырлары яңгырады. Балалар ел, ай, атна көннәре турында «Мәңгелек әйләнеш» дигән шигъри календарь буенча уенда актив катнашты, язучы иҗаты буенча викторина сорауларына җавап бирде. Чара «Шуны бел син, и бала» шигырен уку белән тәмамланды. Ф. Сафинның балалар өчен язылган әсәрләре яхшы күңелле, туган җирен, туган телен яратучы, ата-анасын хөрмәтләүче бала тәрбияләргә ярдәм итә. |