«Бәхетле гаилә»: язучы Роза Хәмидуллина белән очрашу кичәсе (6+)

23 нче март көнне 12 нче санлы китапханә Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә   «Алмалы чак» китабы авторы Роза Хәмидуллина белән очрашу кичәсе оештырды.

Язучы Роза Г…
IMG-20220323-WA0008
IMG20220323113550
IMG-20220323-WA0007
IMG20220323113615
IMG20220323114354
IMG-20220323-WA0005

Роза Галимулла кызы – әдәбият тарихы музее һәм «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсенең җитәкчесе, «Чаллы язучылары» биобиблиографик күрсәткече серияләрен төзүче, «Китапханә сәхнәсе» дип аталган китаплар авторы. Китапханәче Роза Хәмидуллинаның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Кунагыбыз үзенең балалар өчен язылган «Алмалы чак» дигән тәүге китабы, аның туу тарихы турында  сөйләде, шигырьләрдәге өлкәннәргә булышучы, ял итүче һәм үзләрен бәхетле тоючы яшь геройлары белән таныштырды. Китап битләрендәге төсле сурәтләр үзенең оныклары икәнен әйтеп узды. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, шигырьләрени яттан сөйләделәр, бүләккә матур җыр да яңгыраттылар. Язучы балаларга үзләренә дә шигырьләр, хикәяләр язып карарга киңәш итте һәм аларны китап итеп чыгарырга ярдәм итәчәген белдерде. Роза Хәмидуллинаның шигырьләре кызыклы да, файдалы да. Алар нәниләрне яхшылыкка, эш сөючәнлеккә, ел фасылларына, туган як табигатенә соклана белергә өйрәтә.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: