«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе (6+)

12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 15 мартта «Мин татарча сөйләшәм» акциясе уздырды.
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең төп максатлары – ул татар теленә теләктәшлек итү, аны куллану чикләрен киңәйтү. «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе – татар телен популярлаштыручы иң зур чараларның берсе. Проектның төп максаты – татар теле һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүнекң әһәмиятенә игътибарны җәлеп итү, шулай ук көнкүреш тормышта аларны куллануны киңәйтү. Проект Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче 15-30 яшьлек яшьләргә, һәм шулай ук чит илдә яшәүче ватандашларга юнәлдерелгән. Проект шулай ук бәйгеләрдә һәм белем бирү программаларында катнашырга мөмкинлек бирелгән мәктәп укучыларына һәм студентларга юнәлдерелә. 

Китапханә хезмәткәрләре халык арасында сораштыру уздырды, ә татар телендә  «Татарча сөйләшәсеңме?» соравына җавап бирә һәм татарча шигырь сөйли яки җыр башкара алган һәркем татарчадан русчага тәрҗемәләре бирелгән сүзләр белән буклет алды.  
И туган тел, и матур тел… Татар теле моңлы, аһәңле, колакка ятышлы һәм кадерле. Әйдәгез, бөек татар халкының мәдәниятен һәм аның гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, ана телебездә сөйләшик, языйк!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: