«Әниемнең күзләре» кичәсе (6+)

DSCF6671
DSCF6624
DSCF6629
DSCF6677
DSCF6662
DSCF6688

29 нчы ноябрь көнне 17 санлы китапханәдә «Исәнме, әни» җыры белән башлангыч мәктәп укучылары өчен бәйрәм башланды. Әлеге чарада балалар планетабызның төрле почмакларында һәм безнең илдә бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Укучылар ана мәхәббәте турында сөйләделәр, яттан шигырьләр укыдылар, «Өч кыз» татар халык әкиятен карадылар. Алып баручы балаларга әниләрнең көндәлек хезмәте турында сөйләде, аларның өй эшләрен алып баруга күпме вакыт киткәненә кызыклы фактлар китерде. Балалар «Нинди соң ул…?» конкурсында үз әниләренең сыйфатларын санап, кояш нурларын ачтылар.  Шуннан соң яшь кунаклар зур теләк белән табышмаклар чиштеләр, ә җавапларны стендта эленгән йөрәкләргә яздылар. Шулай ук балалар зур кызыксыну һәм мавыгу белән үзләренең әниләре өчен иҗади бүләк әзерләделәр. Чара ахырында «Әнидән башка яхшыракны табып булмый» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: