Театр артистлары белән очрашу кичәсе (12+)
18 сентябрьдә 12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен «Театр – тылсымлы учак» исемендә Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Чулпан Арсланова һәм Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Нургалиева белән күңелле очрашу кичәсе уздырды. Кичә барышында укучыларны артистлар үзләренең иҗаты, артист хезмәте, театрның серле дөньясы белән таныштырды. Укучылар биргән сорауларга да кызыклы җаваплар бирделәр һәм мастер-класс үткәрделәр. Ләйсән Нургалиева Казан театр училищесының актерлык бүлеген тәмамлап, Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли башлый. Ул – һәрьяктан талантлы һәм кичерешләргә бай артистка. Чулпан Арсланова театрда берсеннән-берсе матур образлар иҗат итеп, татар сәнгате үсешенә үзеннән өлеш кертә, театрның барлык чараларында һәм шәһәркүләм программаларында да актив катнаша. Артистларның җырлавы, пародия күрсәтү осталыклары укучыларны сокландырды. Алар кичә ахырында үсеп килүче яшьләргә үзләренең теләкләрен җиткерде. Укучылар театр сәнгатенә, аның матурлыгына сокланып таралышты. |