«Балачак – ул уен-көлке һәм шатлык-куанычлар» шәһәркүләм иҗади бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: 01.06.2021–15.07.2021

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2021 елның 1 июненнән 15 июленә кадәр 3 яшьтән алып 12 яшькәчә балаларны  «Балачак – ул уен-көлке һәм шатлык-куанычлар» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйге түбәндәге номинацияләрдә уздырыла:
– «Яраткан шигырь»;
– «Рәсем».
Теләге булганнар бәйгедә катнашу өчен гариза,  рус, татар һәм башка телләрдә теләсә кайсы шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырен укыганның видеоязмасын, теләсә кайсы форматта һәм теләсә кайсы сәнгать техникасында башкарылган рәсемнәрне 2021 елның 15 июленә кадәр китапханәнең biblio_cdb@mail.ru электрон адресына җибәрә яки Тынычлык пр., 61 нче йорт (Яңа шәһәр, 17/15 йорты) адресы буенча Үзәк балалар китапханәсенә тапшыра ала. 

Белешмәләр өчен телефон: 38-30-26.

Бәйгенең нигезләмәсе

«Балачак – ул уен-көлке һәм шатлык-куанычлар» иҗади бәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме____________________________________________
Туу вакыты (тулы яше) _____________________________________________________
Балалар бакчасы, урта мәктәп_______________________________________________
Җитәкченең ФИО __________________________________________________________
Элемтә өчен телефон _______________________________________________________
Е-mail ___________________________________________________________________
Бәйгене уздыру шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирәм.

Дата «___» ___________ 2021 ел.                          Имза ____________________
 

 

Поделиться: