«Татар халкының мәдәни мирасы»: белгечләр турниры (12+)

12 октябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсендә өлкән сыйныф укучылары өчен Идел Болгарында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган интеллектуаль уен үткәрелде. Кереш сүздә китапханәче борынгы бабаларыбызның исламны кабул итү тарихы турында сөйләде, шәһәребезнең мәдәнияте, теле, милли йолалары ислам дине белән тыгыз бәйләнгән булуын ассызыклады. 
Балалар Әхмәт Ибн-Фадланның Идел буена сәяхәте «Язмалары», Болгар шәһәренең күренекле урыннары, Казан мәчетләре, бай мирас калдырган татар галим-дин белгечләре һәм мәгърифәтчеләр белән танышты. 
Викторина сорауларына җавап биреп, мәктәп укучылары ислам дине халкыбызның аерым бер милләт буларак үсешендә, милли үзенчәлекләрен саклауда зур роль уйный дигән бердәм фикергә килде. 

P.S. «Татар халкының мәдәни мирасы» белгечләр турниры – Пушкин картасы буенча үткәрелгән чара.
Китапханәнең Пушкин картасы буенча уздырыла торган барлык чаралары белән рәсми сайтыбызда һәм Культура.РФ сайтында таныша аласыз.

Поделиться: