«Достоевский – Россиянең хәзинәсе»: әдәби вернисаж (12+)

Бөек рус язучысы Федор Михайлович Достоевский әсәрләре бүгенге укучы өчен дә кызыклы һәм үз актуальлекләрен югалтмый, чөнки аның китапларында күтәрелгән проблемалар мәңгелек, авторны юкка гына кеше күңеле белгече дип атамыйлардыр.

Шәһәр үзәк китапханәсендә яңа ракурста узган «Достоевский – Россиянең хәзинәсе» дигән әдәби вернисаж әсәрләре рус һәм дөнья әдәбиятында зур борылыш ясаган бөек прозаикның иҗаты белән таныштырды.  

Фото
IMG_2632
IMG_2626
IMG_2630
IMG_2631
IMG_2627
IMG_2622
IMG_2629
IMG-20221110-WA0046

Видеолекторий формасында үткән чараның төп темасы – «бөек биш китап» – даһи язучының иң масштаблы биш романыннан торган рәсми булмаган цикл. Бу романнар берсе артыннан берсе язылган: «Преступление и наказание», «Идиот», «Бесы», «Подросток», «Братья Карамазовы». Әлеге әсәрләр мотивлары буенча төшерелгән кинофильмнардан өзекләрне күрсәтү язучының уй-ниятләрен тулырак аңларга, әсәрләрнең асылына тирәнрәк төшенергә һәм аларның төп персонажларының характерын тулысынча ачарга мөмкинлек бирде. 

Алга таба Достоевский темасы «Чаллы рәссамы Виктор Романович Семыкин иҗатында Достоевский Петербургы» дигән виртуаль арт-сәяхәтендә чагылыш тапкан, ул шул ук исемдәге картиналар циклы нигезендә әзерләнгән. 

Әдәбият, кино һәм рәсем сәнгатенең мондый бәйләнеше үзең өчен Федор Михайлович һәм аның әдәби геройларының күләмле, катлаулы дөньясын ачарга мөмкинлек бирде. Кунаклар игътибарына «Бөек исемнәр рәтендә» дигән китап күргәзмәсе һәм танылган язучылар, галимнәр, дин эшлеклеләренең цитаталары тәкъдим ителде. 

«Достоевский – Россиянең хәзинәсе» дигән әдәби вернисаж – Пушкин картасы буенча үткәрелүче чара.
Китапханәнең Пушкин картасы буенча уздырылучы барлык чаралары белән рәсми сайтта һәм Культура.РФ сайтында танышырга була.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: