«Татарстанның мәдәни сукмаклары буйлап»: уен-сәяхәт (12+)
Язгы каникуллар вакытында, 1 апрель көнне, 15 нче санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Татарстанның мәдәни сукмаклары буйлап» дигән уен-сәяхәт уздырды. Яшүсмерләр китапханәче белән берлектә республикабызның шәһәр һәм музейлары буйлап виртуаль сәяхәт кылды. Сәяхәт безнең шәһәрдән башланды: укучыларга «Чаллы каласы» викторинасында тасвирланган буенча теге яки бу мәдәни оешманы атарга кирәк булды. Алабугада алар Иван Шишкин, Марина Цветаева һәм Надежда Дурованың музей-йортында булдылар. Ә «Борис Пастернакның музей-йорты» дигән документаль фильм аларга Борис Пастернакның Чистайдагы музее белән танышырга ярдәм итте. Бөек Болгар музей-тыюлыгы буенча өстән төшерелгән видео һәм «Зөя утрау-шәһәрчеге» документаль фильмы балаларга тагын бер кат «Мәдәни мирас: Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Борынгы Болгар» дигән республика мәдәни проекты турында искә төшерде. Виртуаль сәяхәт Арча районы – Габдулла Тукайның туган ягында дәвам итте, анда Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музей комплексын өстән төшерелгән видео аша күзәтә алдылар. «Россия могҗизалары – Казан кирмәне» документаль фильмы өлкән сыйныф укучылары өчен Сөембикә манарасы тарихы турында кызыклы фактларны ачты, ә «Казан, Бауман җәяүлеләр урамы» фильмы – Казан арбатының барлык күренекле урыннарын күрсәтте. |