«Сугыш мәхшәре күптән узса да»: хәрби-тарихи квест (12+)

Бесплатно
Время проведения: 26.04.2021-29.04.2021

М. Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә 2021 елның 26 апреленнән 29 апреленә кадәр «Сугыш мәхшәре күптән узса да» дигән хәрби-тарихи квест үткәреләчәк. 2021 нче ел – ул Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгы, без барыбыз да совет халкының бөек Җиңү тарихын хәтердә тотарга һәм сакларга тиеш. 
Квест-уенда Чаллы шәһәренең яшь армиячеләр отряды һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 1-2 курс укучылары катнаша. Команда 6 кешедән торачак. 
Катнашучылар, гади солдат булып, видео презентация материаллары белән үрелеп баручы билгеле бер биремле уен нокталары тупланган урыннарга үз маршрут карталары буенча сугыш юлын узачак. Әгәр уенда катнашучы биремне башкару нәтиҗәсендә пароль-ачкыч һәм үз погоннарына йолдызчык алса, бирем үтәлгән дип саналачак. Үз маршрутларының азагында биремне уңышлы башкарган гади солдатларга лейтенант исеме биреләчәк. 
Кызыклы уен формасында балалар сорауларга һәм биремнәргә җавап эзләү аша үз белемнәрен ныгыта һәм киңәйтә алачак, Бөек Ватан сугышы тарихының үзләре өчен яңа һәм кызыклы фактлары белән танышачаклар. 

Квест  массакүләм матбугат чараларында, китапханә сайтында библиотека-челны.рф һәм шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлегенең ВКонтактедагы https://vk.com/unior_library һәм Instagramдагы https://instagram.com/unior_library битләрендә яктыртылачак.
Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52.

Поделиться: