Куркынычсыз Рунет атналыгы (6+)

Бесплатно

«Куркынычсыз Рунет атналыгы» беренче тапкыр 2008 елда оештырыла, һәм шуннан соң аны үткәрү Чаллы муниципаль китапханәләре өчен яхшы традициягә әверелде. 

2022 елның 2 февраленнән китапханәләрдә «Бергә Куркынычсыз интернет өчен» шәһәркүләм акциясе старт ала. Акция кысаларында үткәрелүче чаралар программасы Интернет челтәрендә янаучы куркынычларга каршы тору мәсьәләләре буенча интерактив танып белү программалары һәм уеннары, викториналар, әңгәмәләр, китап күргәзмәләре һәм белем бирү практикумнарын үз эченә ала. Балалар һәм ата-аналар Интернетта куркынычсыз аралашу, шәхси мәгълүматларны саклау, Интернетта нәтиҗәле белем алу һәм үз иҗатыңны таныту технологияләре, шулай ук «Вебландия» иң яхшы куркынычсыз балалар сайтлары каталогы белән танышалар. 

Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында үткәреләчәк чаралар планы

 

Поделиться: