«Китаплы җәй»: төбәк фотобәйгесенә йомгак ясалды (0+)

Время проведения: 15.08.2022-28.09.2022

2022 елның 15 августыннан 28 сентябренә кадәр Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 3-14 яшьлек балалар өчен «Китаплы җәй» төбәк фотобәйгесе уздырды. Бәйгегә җәйге каникулларда укыган китап белән фотолар тәкъдим ителде. 

23 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә «Китаплы җәй» төбәк фотобәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Чаллыдан кала, Татарстанның Лениногорск, Тәтеш, Менделеевск, Бөгелмә, Түбән Кама, Балтач, Кама Тамагы, Әгерҗе, Чистай, Әлмәт, Алабуга, Актаныш, Азнакай һәм башка шәһәр һәм төбәкләреннән дә балалар актив катнашты. Бәйгедә катнашучыларга, аларның җитәкчеләренә һәм ата-аналарына рәхмәт белдерәбез!

Җиңүчеләрне тәбриклибез, сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телибез!

БӘЙГЕ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Бәйгенең нигезләмәсе

Белешмәләр өчен телефон: 8(8552)38-30-2628

Электрон почта: biblio-cdb@mail.ru

 

 

Поделиться: