«Презентацияләр остасы» балалар өчен компьютер белемнәре программасы (6+)
2024 елның гыйнварында шәһәр үзәк китапханәсе балалар өчен «Презентацияләр остасы» дигән компьютер белемнәре программасы эшен башлап җибәрә. Ул балаларның ялын оештырырга, заманча белем алу таләп иткән күнекмәләрне алырга юнәлдерелгән. Компьютер курслары программасы үз эченә 8 тематик дәресне (мастер-классларны) ала, алар балаларны Microsoft Power Point программасы ярдәмендә презентацияләр ясауның төрле ысуллары белән таныштырачак. Теләге булган һәркемне көтеп калабыз! Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон: 71-40-88. |