Каһарман-шагыйрь эзләре буйлап (0+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее каһарман-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган тематик экскурсиягә чакыра.

Музей экспозициясе шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты, Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыгы белән таныштыра. Биографик басмалар һәм монографияләр, Бөек Ватан сугышы вакытында фронтның алгы сызыгында һәм фашист әсирлегендә шагыйрьнең көрәш алып баруы турында фотолар һәм документ күчерелмәләре аеруча зур кызыксыну уята. 
Экскурсия барышында һәркем Муса Җәлилнең татар, рус, испан һәм дөньяның башка телләрендә басылган китаплары, автобиография күчерелмәсе һ.б.лар белән таныша ала. 

Күргәзмәдә шулай ук 1942-1944 нче елларда Муса Җәлил сугышкан Икенче удар армиясенең Мясной Бор авылы янындагы Үлем Үзәнендәге сугышы урыныннан табылган уникаль экспонатлар тәкъдим ителә. Ә тетрәндергеч мизгелләр төшереп алынган фотолардан торган «Безнең хәтер үзәне» дигән альбом беркемне дә битараф калдыра алмый. 

Чара телефон буенча алдан язылып үткәрелә. Индивидуаль экскурсияләр (5 кешегә кадәр) һәм 6-20 кешелек төркемле экскурсияләр каралган. 

Белешмәләр өчен телефон: 89172835096, 89274274355

Поделиться: