Шәһәр китапханәләрендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы! (0+)

Барлык кечкенә һәм өлкән китап сөюче дусларыбызны китап бәйрәменә кушылырга чакырабыз!
Балалар һәм яшүсмерләр атналыгын 21 март көнне 10.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә узачак «Китап укучы шәһәр» фестивале ачачак. 

23 марттан 31 мартка кадәр китапханәләр сезнең өчен мавыктыргыч программа әзерләде һәм сезне бәйрәм чараларында көтеп кала:

  • бәйрәмнәр;
  • яраткан китап геройлары белән очрашулар;
  • әдәби викториналар, квестлар һәм уеннар;
  • мастер-класслар!

Дусларыгызны ияртегез һәм #гаиләбелән (#всейсемьей) килегез. #ГаиләЕлын (#ГодСемьи) #Чаллыкитапханәләре (#БиблиотекиЧелнов) белән бергә каршы алыгыз.

 

Поделиться: