Китапханәнең Әдәбият тарихы музеена – 15 ел (12+)

Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музеена15 ел. Музей 2007 елның 26 апрелендә ачылды.

Музей экспозицияләре шәһәр тормышының әдәби тормышын һәм Чаллы төбәгенең КАМАЗ төзелгәнчегә кадәрге чорыннан башлап хәзерге көнгә кадәрге тарихын яктырта. Музейның төп экспозициясендә танылган җирле язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты, Чаллы язучылар оешмалары – Татарстан һәм Россия язучылар берлекләренең бүлекләре, КАМАЗ шагыйрьләре, Автокала кунаклары булган Мәскәү язучылары турында сөйләнә.

 

Поделиться: