Роджер Джозеф Желязны иҗаты буенча онлайн-викторина (12+) Үзеңне тикшер!

Бесплатно

Бүген америка фантаст-язучысы Роджер Джозеф Желязнының тууына 85 ел тула. Шул уңайдан укучылар һәм язучының иҗатын сөючеләр өчен һәркем катнаша алырлык викторина тәкъдим итәбез. 
Роджер Желязны 1937 елда АКШның эре сәнәгать үзәге — Кливлендеда (Огайо штаты) поляк Йозеф Желязны һәм ирланд кызы Жозефина Суит гаиләсендә туган. 10 яшендә Роджер әкиятләр язган. 1955 елда ул урта мәктәпне тәмамлый һәм Кливленд Көнбатыш университетының психология бүлегенә укырга керә. Инглиз сүз иҗаты бүлегенә күчеп, белгечлеген алыштыра. Ике елдан соң бакалаврга гариза бирә һәм Колумбия университетына күчә (Нью-Йорк). Бер елдан соң (1962) Роджер Желязны Кливлендка әйләнеп кайта һәм Елизавета заманнарындагы инглиз драмасы турында диссертацияне яклый. 
Укыган елларында Роджер Желязны дзюдо һәм көнчыгыш көрәш төрләре белән шөгыльләнә, шигырьләр яза һәм бастырып чыгара, ә үзе иҗат иткән фантастик хикәяләрен нәшер итми,  шахмат уйнарга өйрәнә, һинд һәм япон телләрен үзләштерә, медитация һәм мистика белән мавыга. 1960 ел азагында Желязны Милли гвардия сафларына баса, Техаста алты ай хезмәт итә.
1962 елда «Amazing Stories» журналы Роджер Желязнының беренче «Игра страстей» хикәясен бастырып чыгара. 1969 елда Роджер Желязны тулысынча китап язу белән шөгыльләнә. Роджер Желязны кайбер китапларын Харрисон Денмарк тәхәллүсе астында нәшер итә. Барлыгы Роджер Желязнының 150 дән артык хикәясе һәм 50 дән артык китабы басыла. Күпләрнең фикеренчә, Роджер Желязнының иң яхшы китаплары — «Ночь в тоскливом октябре», «Князь Света» һәм «Хроники Амбера» сериясе.

Роджер Желязны — фәнни фантастикада Яңа дулкын хәрәкәте лидеры, фантастлар игътибарларын роботлар һәм космик кораблардан кеше һәм аның эчке дөньясына күчерә. Ул китаплары өчен 6 тапкыр «Хьюго», 3 тапкыр «Небьюла» премияләре һәм тагын берничә төрле бүләкләр ала. 
Роджер Желязны 1995 елның 14 июнендә Санта-Фе шәһәрендә вафат.

 

 

Поделиться: