«Песенный край – Татарстан//Моңлы ягым – Татарстан» IV төбәк бәйгесенә йомгак ясалды (0+)

Время проведения: 13.01.2022-18.02.2022

2022 елның 13 гыйнварыннан 11 февраленә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУдә «Песенный край – Татарстан//Моңлы ягым – Татарстан» IV төбәк бәйгесе узды, анда 4 яшьтән алып 30 яшькәчә 203 кеше катнашты. 

Быел бәйгедә катнашучыларның географиясе тагын да киңәйде. Күп өлешен Чаллы, Түбән Кама, Кукмара, Мамадыш балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары һәм студентлар тәшкил итте. 

Бәйге «М.Җәлил татар телендә»; «М.Җәлил рус телендә»; «М.Җәлил дөнья халыклары телләрендә»; «Җәлил варислары»; «Җәлилне укып» номинацияләре буенча үтте.

Барлык катнашучылар диплом алачак. 

Катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә иҗади уңышлар телибез!

Элемтә өчен мәгълүмат: Чаллы, Ямашев бульвары, 4/14 А йорты.

Белешмәләр өчен телефоннар:  8-9172835096, 8-9274274355.

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре

 

 

Поделиться: