«Әби белән бабай янында рәхәт» шәһәр видеобәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: 22.08.2022-26.09.2022

Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2022 елның 22 августыннан 26 сентябренә кадәр Сезне Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган «Әби белән бабай янында рәхәт» шәһәр видеобәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйгенең төп максаты – өлкән буынга карата мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәрбияләүдә ярдәм итү. 

Бәйгедә 5-11 яшьлек балалар катнаша ала. Катнашу өчен теләге булганнар әбиләр һәм бабайлар турында шигырьне яттан укыганның яки җырны башкарганның видеоязмасын җибәрә. Видеоязманың дәвамлылыгы 3 минуттан артмаска тиеш. 

Сезнең эшләрне көтәбез!

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, бәйге эшләре, түләү турында квитанцияләр (барысы бергә) 2022 елның 22 августыннан 19 сентябренә кадәр Чаллы шәһәре, Жуков урамы, 10/48 йорты (ЗЯБ 18/38, 2 нче фатир) адресы буенча кабул ителә. 

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 46-51-51

Е-mail: library_23@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

«Әби белән бабай янында рәхәт» шәһәр видеобәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме………………………………………………………
Номинация исеме ……………………………………………………………………..
Бәйге эшенең исеме…………………………………………………………….
Туу вакыты…………………………………………………………
Җитәкчесе………………………………………….
Элемтә өчен телефон………………………………………………………………………
E-mail………………………………………………………………………………………..

Бәйгене үткәрү шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирәм 

Поделиться: