«Киләчәк китапханәсе. Китапханә киңлеген бизәү, идеяләр һәм аларны тормышка ашыру» күргәзмәсе (6+)

Бесплатно

Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә «Киләчәк китапханәсе» дизайн-проекты кысаларында булдырылган экспозиция эшли (Беренче көн, икенче көн, өченче көн…) 

библиотека будущего
dav
dav
bst
dav
dav
dav
dav
dav

«Арт-киңлек»тә катнашучылар арасында профессионал рәссамнар һәм сәнгать көллиятенең дизайн бүлеге, Кама сәнгать һәм дизайн институты студентлары бар иде. Алар үз күзаллаулары буенча, төрле техникалар кулланып, киләчәк китапханәсе моделен булдырдылар. Төрле жанрларда башкарылган эшләр берсеннән-берсе матур, креатив килеп чыкты. Осталар китапханәне комикслар, дизайн проектлары, фантастик рәсемнәр рәвешендә сурәтләде, коллаж итеп җыйды. 

Дизайн-проект Республика яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан үткәрелгән Республика китапханә инновацияләре бәйгесендә катнашты һәм кызыксындыру бүләге алды. 

Күргәзмә 9 августка кадәр эшли.
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: