«Киләчәк китапханәсе. Китапханә киңлеген бизәү. Идеяләр һәм аларны тормышка ашыру» дизайн-проекты (6+)

Бесплатно

Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе 5 апрельдән 8 апрельгә кадәр «Киләчәк китапханәсе. Китапханә киңлеген бизәү. Идеяләр һәм аларны тормышка ашыру» дизайн-проектын тормышка ашыра.
Китапханә һәм укучы бүген… Хәзерге заман укучысының китапханәгә карата таләпләре нинди? Беренче чиратта, уңайлылык. Ә моның өчен төрле укучылар өчен бер үк вакытта шартлар булдырырга кирәк.  

Проект кысаларында Республика яшүсмерләр китапханәсе белән берлектә «Модель китапханәләр. Дизайнер, рәссам, әдәбиятчы карашы» дип аталган онлайн-түгәрәк өстәл узачак. Анда «Киләчәк китапханәсе булдырабыз» арт-киңлеге эшләячәк, дизайнер Дарья Янукович «Кызыклы архитектура» мастер-классы уздырачак, LIBRARY PLANET чара кунакларын «Дөньяның иң яхшы китапханәләре» белән таныштырачак.  

Барыгызны да дизайн-проектта катнашырга чакырабыз!

Поделиться: